2020 елның 1 мартында Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында тәрбияләнүче балалар янына Казан шәһәреннән «Дари Добро» социаль проектыннан даими килеп тора торган яраткан волонтерлар килеп киттеләр.
Интернат территориясе буенча ике төркем балалар белән бергә йөрү оештырылды. Һава торышы да бик матур һәм чын-чынлап язгы булды, балалар бик шатланды һәм күңел ачтылар урамда.
Балалар волонтерларның һәр килүен аеруча шатланып көтәләр, чөнки балалар дусларын бик яраталар.