«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Гаҗәеп балык дөньясы” дигән экологик викторина үткәрделәр

2020 елның 2 марты, дүшәмбе

2020 елның  2 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә  тернәкләнү узучы балалар өчен “Гаҗәеп балык дөньясы” дигән экологик викторина үткәрделәр.

Викторина табышмаклар чишүдән һәм балыклар турында рәсемнәр караудан башланды. Балалар ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Уенда һәр катнашучы үз белемнәрен күрсәтте. Соңыннан йомгак ясалды. Җиңүчеләрне бүләкләр белән бүләкләделәр. Барысы бергә фотосессиядә катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International