2020 елның 28 февралендә «Кайгырту» приютында тәрбияләнүчеләр «Без барыбыз да төрле, әмма без барыбыз да бәхеткә лаек» диеп исемләнгән дәрестә катнаштылар. Дәресне тәрбияче Давлетшина Н.И.үткәрде.
Максаты: аларның килеп чыгышларына карамыйча, кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру,
Бурычлар:
- укучыларда "толерантлык" төшенчәсен беркетергә
- укучыларга шәхеснең шәхси сыйфатларын күрергә һәм бәяләргә ярдәм итәргә
- балаларда әйләнә-тирәдәгеләргә карата хөрмәт, игътибарлылык тәрбияләү.
Дәрестә балалар толерантлыкның нәрсә икәнен, толерант кешенең нинди булырга тиешлеген, төрле телләрдән тәрҗемә иткәндә бу сүз нәрсә аңлатканын белделәр.
Кызыклы һәм эчтәлекле биремнәр булды: «Тылсымлы тартмада нәрсә?» , "Чәчәк-җидетөс», “Классның үзенчәлекләре”, “Әфлисун белән тәҗрибә”.
Дәреснең иҗади өлешендә толерантлык агачын “үстерделәр” һәм «Керпе чәнечкеле булырга тиеш»дигән мультфильм карадылар.