«Изгелек " инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Роза” чәчәге ясау буенча мастер-класс

2020 елның 3 марты, сишәмбе

      “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч Галия Петрова 8 нче март бәйрәменә  көненә багышлап кәгазьдән күләмле “Роза” чәчәге ясау буенча мастер-класс үткәрде.

    Мастер-классның максаты: кәгазьдән күләмле букетлар ясау осталыгын камилләштерү.

    Эш барышында белгеч кәгазьдән “Роза” чәчәген ясауның ысулларын күрсәтте. Катнашучылар, үз куллары белән күләмле чәчәкләр ясаганда, белем, осталык һәм күнекмәләр алдылар. Алга таба мастер-класста катнашучыларга бу чәчәкләрдән композицияләр ясау вариантлары тәкъдим ителде. Чара ахырында социаль хезмәт алучылар, бәйрәм кәефе булдыру өчен, үзәкнең актовый залын чәчәкләр белән бизәргә тәкъдим иттеләр.

    Мастер-класста 6 кеше катнашты

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International