«Биеп яшибез» түгәрәге кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова сәламәтлекләре чикле булган 8 бала өчен «Музыка һәм сәламәтлек» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: билгеле бер музыка астында хәрәкәтләрне дөрес кабатлый белү, психологик сәламәтлек саклау өчен төркемдә көчәнешне төшерү.
Дәрес башында педагог балалар белән «Матрослар» уены үткәрде. Әлеге уен балаларга киңлектә ориентлашуны формалаштырырга ярдәм итә, аларны сигнал буенча эшләргә өйрәтә, җитезлек һәм игътибарны үстерә. Игътибар һәм хәтерне үстерү өчен педагог балалар белән «Авырлыкны югалту» уенын үткәрде. Аерым хәрәкәтләрне берничә тапкыр кабатлап, балаларга биюнең кайбер элементларын төгәл һәм сәнгатьле башкару күнекмәләрен үзләштерделәр.
Дәрес ахырында барлык балалар да «Пианино» һәм «Бию келәмендә» музыкаль күнегүләре ясадылар. Һәр катнашучы матур көйне тыңлап билгеле бер музыка астында көйсез хәрәкәтләр ярдәмендә биергә тырышты. Төркемле дәрес күтәренке кәеф, тату һәм уңайлы шартларда узды.