Масленица - күңелле, туклыклы һәм күпләр өчен яраткан кыш белән саубуллашу бәйрәме. Бу бәйрәмне өлкәннәр дә, балалар да бертигез ярата. Масленица - коймак белән сыйлану һәм күңел ачу гына түгел, ә кышның тәмамлануы һәм көтеп алынган язның килүе белән күркәм бәйрәм.
Безнең учреждениедә Масленицаны бәйрәм итү традициягә әверелде. Шулай итеп, 2020 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль ярдәм алучы балаларга Масленица бәйрәме оештырдылар. Ачык һавада балалар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бер-берсе белән җитезлектә һәм тизлектә ярыштылар, Масленица турында табышмаклар чиштеләр, коймак, кәнфит һәм кайнар чәй белән сыйландылар.