Арча РЦДПОВ “Өмет чаткысы” "Җиләк композициясе " мастер-класс

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә арттерапия технологиясе кысаларында кипкән җиләк -җимешләрдән композиция  ясау чарасы уздырылды. Бу  «Әниемә җиләк- җимеш букеты бүләк итү» мастер классы  флористика студиясе җитәкчесе Гүзәлия Демухаметова ярдәме белән оештырылды.  

Чараның икенче өлеше практик иде, анда балалар үзләре җимешләрдән композицияләр ясарга өйрәнделәр. Тернәкләнүчеләр кипкән җимешләрдән  үзләренең шәхси букетларын бик теләп һәм рухланып эшләделәр.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларда фантазияне, иҗатны, табигатькә мәхәббәтне баета, шулай ук һөнәри күнекмәләрен үстерә. Бәлки аларның кайберләре киләчәктә флорист яки чәчәк сатучы һөнәрен сайлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International