«Минем медиакуллану стиле». Түбән Каманың «Веста» үзәге

2020 елның 3 марты, сишәмбе

«Мәгълүмати навигатор» социаль технологиясе буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 12 нче социаль участокта 23 яшүсмер арасында «Минем медиакуллану стиле» дигән дәрес үткәрде. Максат: яшүсмерләргә медиапродукция үрнәкләренең чыннан да аның өчен нинди мөһим булуын, бөтен кеше җәмгыяте өчен нинди кыйммәтләр тудыруын, шәхси медиапродукция стилен тәкъдим итү өчен шартлар тудыру.

Дәрес “Минем медиакуллануым” дигән күнегүләр белән башланды. Яшүсмерләр чиратлап төркем әгъзаларын телевидение программаларын һәм Интернет-ресурсларын сайлап алуда үз теләкләре белән таныштырдылар. Катнашучылар үзләренең өстенлек бирүләренең сәбәпләрен тасвирладылар, нәрсә сайлауларын дәлилләделәр. Аннан соң белгеч балаларны «медиакуллану» билгеләмәсе белән таныштырды (газета-журналлар уку, телепрограммалар карау һәм радио тыңлау, интернет-активлык). «Галәмдә үсмерләр» күнегүе барышында балалар үзләре белән 10 берәмлек медиапродукция (китаплар, фильмнар, музыкаль альбомнар, видеоязмалар һ.б.) «космоска» алырга һәм үзләренең сайлауларын аңлатырга тиешләр иде.

Дәреснең бер өлеше интернетта аралашуга багышланган иде: нәрсә ул интернет, ул җәмгыять өчен нинди файда һәм зыян китерә? Балалар заманча мәгълүмати мохиттә куркынычсызлык кагыйдәләре, Интернет челтәренең гомуми принциплары турында белделәр, интернет куллануның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Дәрес барышында белгеч яшүсмерләргә компьютер белән мавыгу һәрвакытта да файда китерми, барысында да чама булырга тиеш, дип искә төшерде.

Дәрес ахырында белгеч яшүсмерләргә реаль тормыш интернет - битләргә караганда кызыклырак һәм файдалырак булуын искә төшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International