ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызның өйләренә барып рейдлар үткәрәләр.

Азнакай районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң күркәм чараларның берсе- юбилей медальләрен ветераннарга тапшыру дәвам итә. Чираттагы шундый чара Үчәлле авылында узды. “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге тарафыннан тәрбияләнүче Габдуллина Мөшәрәфә Габдрахман кызы һәм Шакирова Вәсилә Асадулла кызына да юбилей медальләрен тапшырырга район башлыгы урынбасары Нәгыймов Нәҗәт Мәсгут улы, Үчәлле авылы җирлеге башлыгы килделәр, ветераннарга җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.

2020 елның 11 мартында Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Галеева Р.Р. "Мунчала бәйләү" темасына индивидуаль мастер - класс үткәрде.

     Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  шәфкать туташы Наталья Коробкова « Бөтендөнья бөер көн» дигән темага

әңгәмә үткәрде.

     2020 елның 10 мартында Норлат картлар һәм инвалидлар өчен интернат – йортында «Фронт җыры җырларына кушылып җырлыйк» дигән музыкаль программа үткәрелде.

    Сугыш еллары җырларын хаклы рәвештә Бөек Ватан сугышының музыкаль елъязмасы дип атарга була. Алар сугышның беренче һәм соңгы көненә кадәр яңгырады. Җырлар фронтта һәм тылда туа, сугышчыларны атакага күтәрәләр, йөрәкләрен җылыталар, станок янында һәм басуда калган якыннарын көтәргә булышалар.

Җәлил картлар йортында «Язгы чәчәкләр " декупажы техникасында кәгазь салфеткалардан чәчәкләр аппликациясе ясау дәресе

Һәр халыкның талантын, матурлыкка мөнәсәбәтен, яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп,сакланып килгән ядкарьләре,аеруча яраткан,үз иткән бәйрәмнәре,гореф-гадәтләре,йолалары була.

Куш Елга авылы халкы  милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яши. Шушы авылның социаль хезмәткре Шигапова Фәнилә һәм китапханәче Ахунова Розалия ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үзенчәлекле чара оештырдылар. 11 март кәнне авылның унбиштән артык өлкән кешесе үзенең кул эшләре белән районда гына түгел, республикабызда да танылган тыл хезмәтчәне Садыкова Гөлфания апаның өендә кичәгә җыелдылар.

Гаилә, аналар, ата-ана һәм балачакны саклап алу мәсьәләләре буенча ведомствоара хезмәттәшлек эше кысаларында 2020 нче елның 10 нчы марты көнне Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы «Гаилә кунакханәсе» социаль технологиясе буенча «Гаилә парында үзара аралашу һәм бер-береңне аңлауга өйрәтү» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: партнер характерының үзенчәлекләреннән чыгып, аралашу күнекмәләрен үстерү.

2020 елның 11 мартында «Аеклык ноктасы» клубы эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова «Үз-үзеңне бәяләү» дигән темага дәрес үткәрде.  Максат: адекват самооценка күнекмәләрен эшләү.

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың "Веста" үзәге белгечләре балалар белән берничә чара уздырганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International