Чирмешән районында өлкәннәр игътибар үзәгендә

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

«Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре ялгыз яшәүче 70 яшьтән өлкәнрәк райондашларыбызның өйләренә барып рейдлар үткәрәләр.

Тикшерү барышында мичләрне, электр җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелә, автомат янгын хәбәрчеләренең төзеклеге тикшерелә. Барлык гражданнарга да ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары бирелә, янгын куркынычсызлыгы буенча буклетлар бирелә. Ачыкланган җитешсезлекләр буенча актлар төзелә һәм тиешле инстанцияләргә рәсми хатлар җибәрелә.

Март аенда мондый эш Лашман, Әмир, Мордва Афонькәсе, Лагерка, Чуваш Афонькәсе, Түбән Кәминкә, Кара Чишмә, Түбән Кармалка, Югары Кармалка һәм Чумачка авылларында алып барыла. Барлыгы 797 йортка бару планлаштырыла. Белгечләр 11 нче мартка 298 йортта булганнар да инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International