Һәр халыкның талантын, матурлыкка мөнәсәбәтен, яшәү рәвешен аңлаткан, ата-бабаларның төсе итеп буыннан-буынга күчеп,сакланып килгән ядкарьләре,аеруча яраткан,үз иткән бәйрәмнәре,гореф-гадәтләре,йолалары була.
Куш Елга авылы халкы милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп яши. Шушы авылның социаль хезмәткре Шигапова Фәнилә һәм китапханәче Ахунова Розалия ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үзенчәлекле чара оештырдылар. 11 март кәнне авылның унбиштән артык өлкән кешесе үзенең кул эшләре белән районда гына түгел, республикабызда да танылган тыл хезмәтчәне Садыкова Гөлфания апаның өендә кичәгә җыелдылар.
Йөзе кояштай балкып торучы, үзе яшәгән елларның, инде сиксән еллап элек булган вакыйгаларның да һәр мизгелен бүгенгедәй яхшы хәтерләүче, һәр хәрәкәтеннән, сөйләшүеннән киң күңеллелек, игелек, кешеләрне, туган җирен яратуы бөркелеп торган Имаметдинов Кирам абый авылның традицияләре турында сөйләп, һәр катнашучыны яшьлек елларына кайтарды. Әйе, күңелле, бик күңелле итеп яшәгән бит безнең әби- бабайларыбыз. Тырыш хезмәттән соң рәхәтләнеп, чын күңелдән ял итә белгән. Тәртип бозулар да булмаган. Халыкның күңеле саф, чиста булган. Кунак булып килгәннәргә кадер- хөрмәт күрсәткәннәр. Ипи -тоз якты йөз белән каршы алсалар, шундый ук ягымлылык белән озата да белгәннәр алар.
Авырлыкларны күп күргән бу чор балалары. Сугыш аларның җилкәләренә бик иртә тормыш йөген аударган, бик иртә олыгайткан. Сугыш аларның балачагын гына түгел, ә иң якын кешеләрен дә тартып алган. Әти назын тоярга сусаган күпме балалар, яшь буын калган... Бу буын йөрәгенә күпме моң-зар, авырлыклар сыйган. Өлкән буын әле дә хатирәләр белән яши. Ничек түздек, чыдадык икән, дип Асаева Нурия апа әтисез үскән авыр балачак елларын искә алды.
Бик яшьли тормыш арбасын тартырга туры килә бу чор балаларына. Тик алар зарлануны белми. “Аллаһы Тәгалә шулай кушкан, язмыш”, – дип, сабыр гына елмаялар. Бүгенге тормышның рәхәтлегенә, өстәлләрнең муллыгына, үзләренең кадер–хөрмәттә яшәүләренә куанып туя алмыйлар.
Әсбия апа Шамсетдинова моңлы җырын сузып, янәдән яшьлеккә кайтарды, мөнәҗәтләр укып, вафат булган авылдашлар рухына дога кылып кичә озак дәвам итте. 2 сыйныф укучысы Шигапов Алмаз исә әбиләрне якынлашып 8 март бәйрәме белән котлап җыр бүләк итте.
Мул табын артында вакыт үткәне сизелмәде. Өлкәннәр очрашудан рухи азык алып, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен юллап таралышты. Сүзне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: ата- бабаларыбызның изге йолаларын онытмыйк, киң күңелле булыйк, бер-беребезне кунакка чакырышыйк, тәмле телебезне, уртак сыебызны жәлләмик. Киләсе елларда да мондый очрашулар булып торсын, тагын күрешергә язсын әле сезнең белән, кадерле өлкәннәребез!