Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март һәм «Иҗат дөньясы» түгәрәге эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева тарафыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала арасында «Әни өчен бүләк» төркемле дәресе үткәрелде. Максат: бәйрәм атмосферасы тудыру, иҗади һәм сәнгати фикерләүне, кул бармакларының вак моторикасын үстерү.
Дәрес 8 Март көнен бәйрәм итү турында инструкторның зур булмаган хикәясеннән башланды. Балалар үзләренең әниләре турында ул туган, яраткан һәм игелекле кеше дип сөйләделәр. Кайбер балалар хәтта әнисе турында шигырьләр дә сөйләделәр. Аннары инструктор балаларга открыткалар ясарга тәкъдим итте, кайчы, кәгазь һәм җилем белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерде. Балалар бик теләп эшне башкарырга керештеләр, ул төгәллек, ныклык һәм билгеле бер өлгерлек таләп итә иде. Балалар зур кызыксыну белән чәчәкләр белән открыткалар әзерләделәр, ә соңыннан аларга җылы теләкләр һәм бәйрәм белән котлаулар яздылар.
Открыткалар төрле һәм матур килеп чыктылар.
Үз куллары белән ясаган открытка - яраткан әниләр һәм әбиләр өчен менә дигән бүләк, чөнки ул үзендә мәхәббәт һәм күңел җылысын саклый.
Яз һәм Халыкара хатын-кызлар бәйрәме алдыннан социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 19 бала эшеннән «Веста» үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Лариса Евстратьева «Дөньяда иң яраткан әнием өчен чәчәкләр» дигән рәсем һәм күргәзмә бәйгесе оештырды. Максаты: иҗади һәм сәнгать талантын үстерү, бәйрәм атмосферасы булдыру.
Кемдер - кулына чәчәкләр тоткан әнисенең портретын ясаган, ә кемдер - кәгазь битенә матур чәчәкләр бәйләме генә күчергән иде. Яшь рәссамнарның фантазияләрене берни белән дә чикләнмәгән, алар өчен уңай шартлар оештырылган иде. Күргәзмәгә диелгән эшләр буяулар, карандашлар белән ясалган һәм бик якты, матур иделәр. Иң яхшы эшләр зур булмаган бүләкләр белән билгеләнде һәм стендка куелды.
9 нчы социаль участокта балигъ булмаганнарның ялын оештыру кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Гөлназ Веселовская 12 бала арасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ягез әле, кызлар!” дип аталган чара үткәрде. Максаты: аралашуның коммуникатив күнекмәләрен үстерү өчен шартлар тудыру.
Чара кызлар адресына малайларның котлау сүзләре белән башланып китте. Аннан соң балалар ике командага бүленде, аларның һәркайсы төрле күнегүләр һәм викториналар үтәүдә үз бердәмлеген күрсәтте. Беренче конкурс биреме «Бу әкият героинясы кем?” дип аталды, анда балалар әкиятләр чиштеләр. «Эрудит» биремендә балалар «Кар кызы» сүзеннән мөмкин кадәр күбрәк сүз ясадылар. «Мальвина» бәйгесендә балалар төрле катгый сорауларга җавап бирделәр. Конкурс барышында малайлар һәм кызлар үзләренең иҗади сәләтләрен, җитезлекләрен, белемнәрен, фикерләүләрен күрсәттеләр.
Нәтиҗәдә, кызлар командасы җиңде, ул зур булмаган призга ия булды.