2020 елның 11 мартында Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Галеева Р.Р. "Мунчала бәйләү" темасына индивидуаль мастер - класс үткәрде.
Ванна бүлмәсе, мунча өчен бик күп аксессуарлар кирәк һәм шуларның берсе булып мунчала тора. Төрле үлчәмдә, формада, катылыкта, төрле материаллардан –төрле кешеләр һәм тире тибы өчен.
Бәйләү өчен кирәкле инструментлар: крючоклар, һәм бәйләү өчен иң кирәклесе полипропилен җепләр Галеева Р.Р. кул астында торалар. Хезмәт буенча инструктор төрле ысуллар белән мунчалаларны бәйләргә, үлчәме буенча, кирәкле озынлыкта катнаштырырга өйрәтте.
Социаль хезмәт алучылар үз куллары белән якын кешеләре, балалары һәм оныклары өчен мунчала бәйләргә өйрәнделәр.
Әлеге мастер-классның максаты: кул чугының вак моторикасын торгызу һәм үстерү, фантазияне үстерү, башкарылган эштән эмоциональ канәгатьләнү алу.
.jpg)