“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Бөтендөнья бөер көне” дигән темага әңгәмә

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

     Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  шәфкать туташы Наталья Коробкова « Бөтендөнья бөер көн» дигән темага

әңгәмә үткәрде.

    Чараның максаты: Социаль хезмәт алучыларны бөер авыруларын башлангыч стадиядә ачыклау һәм аны диагностикалау  ысуллары белән таныштыру.

     Әңгәмә барышында Наталья Коробкова бөерләрнең кеше организмында иң мөһим органнарның берсе булуын билгеләп үтте, алар кан басымын нормальләштерүне, шлаклар һәм токсиннарны чыгаруны, шулай ук кан элементларын контрольдә тотуны тәэмин итәләр. Бөерләр, даими рәвештә бертуктаусыз эшләү нәтиҗәсендә, төрле патологияләргә дучар ителәләр. Белгеч бөер авыруларының беренче билгеләре, профилактик чаралар һәм сәламәтлекне саклау  юллары белән таныштырды.

    Чара ахырында белгеч социаль хезмәт алучыларның сорауларына җавап бирде.

    Чарада унбиш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International