Ветераннарга медальләр тапшырылды.

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Азнакай районында Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иң күркәм чараларның берсе- юбилей медальләрен ветераннарга тапшыру дәвам итә. Чираттагы шундый чара Үчәлле авылында узды. “Өмет” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге тарафыннан тәрбияләнүче Габдуллина Мөшәрәфә Габдрахман кызы һәм Шакирова Вәсилә Асадулла кызына да юбилей медальләрен тапшырырга район башлыгы урынбасары Нәгыймов Нәҗәт Мәсгут улы, Үчәлле авылы җирлеге башлыгы килделәр, ветераннарга җылы котлау сүзләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International