ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2020 ел
җомга

Кара Чишмә авылында яшәүче Наилә Гата кызы Вәлиевага 90 яшь тулды.

 «Ветеран янәшәдә яши» акциясе һәм «Сугышның йөзе - хатын-кыз йөзе түгел» проекты кысаларында, 2020 елның 19 мартында Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Мөхәммәтҗанова Ханә Биктимер кызына ой янындагы участокны жыештырырга булыштылар. Көрәкләр белән коралланып, активистлар бердәмләшеп гараж янында җыелган карны, шулай ук өйдән йөрү өлешенә кадәр карны җыештырдылар. Башкарылган эшләрдән соң яшь волонтерлар үз адресына рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.

Балачак унъеллыгы чаралары кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Әкиятләр дөньясы» курчак театры программасы буенча дәрес үткәрелде. 

18 март көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Козлов Михаил Васильевич һәм хезмәт фронтында катнашучы Михайлова Елизавета Григорьевна ТАССРның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына һәм Питрәч районының 90 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында актив катнаштылар.

"Хокук бозуларны профилактикалауда балигъ булмаганнарның мәгълүмати куркынычсызлыгын формалаштыру технологиясе" н тормышка ашыру кысаларында "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты тәрбиячесе Бәшәрова Р. С. "Мин интернетта куркынычсыз эш турында нәрсә беләм! дип аталган дәрес уздырды.

Чираттагы Яктырт! Юлда  Куренерлек бул! акциясен Питрәч районы "Кайгырту" комплекслы үзәге белгечләре ЮХИДИ хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге гражданнар очен, «Скандинавия йореше-сәламәт озак яшәугә бер адым" төркемендә катнашучылар белән берлектә чара уздырганнар. 

2020 елның  19 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тернәкләндерүгә килгән балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “Парыңны тап” дигән танышу уены үткәрделәр.


19
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе
2020 нче елның 19 нчы мартында «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында» тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. инициативасы белән "Минем яраткан геройларым"дип исемләнгән әвәләп ясау дәресе үткәрелде. Анда 4 укучы катнашты. Чараның максаты : -әкият жанры турында белемнәрне киңәйтү өчен шартлар тудыру, балаларда пластилиннан әвәләп ясау белән кызыксыну уяту; -кулларның вак моторикасын үстерергә; - тырышлык һәм пөхтәлек тәрбияләү.

Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ» үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тарафыннан барлык социаль хезмәт алучылар белән коронавирусны кисәтү  буенча инструктажлар үткәрелде һәм белешмәлекләр таратылды.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм табиб рецептыннан башка сатып алына торган дару препаратлары белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителде.

 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, районның газ оешмасы, «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашында  70  һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның яшәү урыннары буенча рейдлар дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International