Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты - интернатында "Минем яраткан геройларым"дип исемләнгән әвәләп ясау дәресе

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе
2020 нче елның 19 нчы мартында «Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында» тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. инициативасы белән "Минем яраткан геройларым"дип исемләнгән әвәләп ясау дәресе үткәрелде. Анда 4 укучы катнашты. Чараның максаты : -әкият жанры турында белемнәрне киңәйтү өчен шартлар тудыру, балаларда пластилиннан әвәләп ясау белән кызыксыну уяту; -кулларның вак моторикасын үстерергә; - тырышлык һәм пөхтәлек тәрбияләү. Пластилиннан әвәләп ясау сабыйның кул моторикасын һәм күзаллауларын бик яхшы үстерә.Лепка аша бала үзенең барлык тискәре хисләрен һәм энергиясен чыгара. Агрессия, усаллык, канәгатьсезлек пластилинда кала, ә бала тыныч һәм тәртипкә ия була. Бүгенге дәрестә без яраткан әкият геройларын пластилиныннан ясадык. Башта укылган әкиятләр искә төшерелде. Яраткан геройны ясауга керешкәнче, пластилинны кулдан йомшарттылар. Төрле формалар ясадык, аларны әкият геройларына әйләндердек. Соңыннан геройлардан зоопарк ясадылар, күргәзмә оештырдылар. Балалар бик канәгать калдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International