2020 елның 19 март көнне Баулы шәһәренең «Березка» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында ДФК буенча инструктор Шәймарданова З.Т. ОНМК кичергән социаль хезмәт алучылар өчен дәрес үткәрде, анда хәрәкәт активлыгын кире кайтара торган һәм аяк-кулларның моторикасын торгыза торган күнегүләр күрсәтелде.
2020 елның 16 мартында Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном "Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында" социаль хезмәтләр алучылар арасында шахмат-шашка турниры узды
19 март көнне «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысасында «Лениногорск шәһәре халкын эш белән тәэмин итү үзәге» базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Дарья Кузьмина эш эзләүче гражданнар өчен очрашу оештырыды.
Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында аз хәрәкәтләнүче социаль хезмәт алучылар белән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган хәрби җырларны өйрәнү буенча чара узган
18 март көнне «Балачак унъеллыгы» кысаларында психолог Ләйсән Хаҗиева һәм социаль педагог Лилиә Лотфуллина «Без сиңа ярдәм итәргә әзер» дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Белгечләр ышаныч телефоны турында, теләсә кайсы кешенең бөтенроссия ышаныч телефоны 8-800-2000-122 кайнар линиясенә шалтыратып, үз проблемасы турында бөтенләй аноним рәвештә сөйли алуы турында сөйләделәр, кайнар линия белгече теләсә кайсы кризис шартларында ярдәм итәчәк. Шулай ук «Сердәш» психологик-педагогик хезмәтенә дә кайнар линиягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Казан шәһәре, 8-843) 571-15-80 телефон номеры буенча. Лекция ахырында укучыларга тарафыннан «Без сиңа ярдәм итәргә әзер " дигән буклетлар таратылды.
20 мартта, Балачак унъеллыгы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен Бөгелмә тернәкләндерү үзәгендә “Яңарыш” акциясе булды.
“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәр чакырылышта хокукый-социаль ярдәм хезмәте күрсәтү максатыннан тернәкләнүчеләр өчен юрист белән төрле очрашулар уздыралар. Шул уңайдан 2020нче елның 18 нче мартында юрист, Халиуллина Тәнзилә Тагировна белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Очрашуда тернәкләнүчеләр үзләрен борчыган сорауларга, торак-коммуналь проблемаларга кагылышлы мәсәләләргә ачыклык керттеләр.
«Бакчачылык» кабинеты базасында «Радуга» комплекслы үзәгендә социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар белән индивидуаль шөгыль булып узды.
20.03.2020 ел, җомга. Бәхетле кешеләр һәрвакыт бәйрәмчә кәефле булла һэм алар өчен - 20 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара бәхет көнен уйлап тапканнар. Халыкара бәхет көне - иң якты һәм иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Бу елмаюлар, кочаклашулар, яхшы кәеф һәм игелеккә ышаныч, ярдәмчеллек коне! Бу матур көнне Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «Моңсулыктан дәва» дигән чара үткәрелде. Чара барышында танылган шагыйрьләрнең бәхет турында шигырьләре укылды, күңелле такмаклар, матур җырлар җырланылды. Интернат-йортта яшәүчеләргә матур теләкләр теләнде. Һәм чарада катнашучылар, һәрвакыт шат күңелле, тормыштан тәм табып, аның кадерен белеп бәхетле булып яшик дигән теләктә таралыштылар.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Роспотребнадзор" идарәсенең белгеч-эксперты Флера Шәйдуллина, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлек белгеч-эксперты Галия Фәрхуллина белән берлектә, социаль хезмәт алучылар өчен социаль-хокукый хезмәт күрсәтү һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында мәгълүмати очрашу үткәрде.