Кара Чишмә авылында яшәүче Наилә Гата кызы Вәлиевага 90 яшь тулды.
Наилә Гата кызы сугыштан 1943 елда яраланып кайткан авылдашы Әшраф Латыйп улына кияүгә чыга. 55 ел матур, тату гомер кичерәләр, дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.
Юбилярны «Чирмешән муниципаль районында «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» ДБУсе белгечләре тәбрикләделәр.