«Ветеран янәшәдә яши» акциясе һәм «Сугышның йөзе - хатын-кыз йөзе түгел» проекты кысаларында, 2020 елның 19 мартында Баулы муниципаль районындагы «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге волонтерлары Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны Мөхәммәтҗанова Ханә Биктимер кызына ой янындагы участокны жыештырырга булыштылар. Көрәкләр белән коралланып, активистлар бердәмләшеп гараж янында җыелган карны, шулай ук өйдән йөрү өлешенә кадәр карны җыештырдылар. Башкарылган эшләрдән соң яшь волонтерлар үз адресына рәхмәт сүзләрен ишеттеләр.