Сарман муницпаль районында «Демография» милли проекты кысаларында махсус машина белән 65 яшьтән өлкән кешеләрне график нигезендә медицина учреждениеләренә йөртү дәвам итә. Агымдагы елнын 1 нче кварталында Сарман үзәк хастаханәсендә һәм Александровка дәвалану амбулаторияләрендә 510 өлкән кеше медицина күзәтүләре үттеләр.
“Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләрнең саклау ниятеннән төрле профилактик чаралар уздырыла.
Бәркәтә авылында яшәүче Мөхтәрәмә Исмәгыйль кызы Закировага 90 яшь тулды. Юбилярны район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм Бәркәтә авыл җирлеге башлыгы Г.Гайнанова да тәбрикләделәр.
Яңа коронавирус инфекциясе, грипп һәм кискен респираторлы вируслы инфекцияләр таралуны кисәтү һәм эшкә сәламәтлекне арттыру, арыганлыкны ныгыту һәм кисәтү максатыннан Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә көн саен гимнастика уздырыла.
Норлатның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган җыелышта учреждениедә санитар-эпидемиологик режим кертү турында фикер алыштылар. Учреждениедә хәбәр итү схемасын, гамәлләр алгоритмын эшләделәр, барлык персоналны өйрәттеләр, коронавирус инфекциясе ачыкланган очракта учакны локальләштерү буенча оператив чаралар планын төзеделәр.
Социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны рухи яктан агарту-өлкән яшьтәге кешеләрне һәм инвалидларны социаль, психологик һәм рухи тернәкләндерүдә мөһим юнәлешләрнең берсе
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Зөлфия Багманова гипертония авыруы вакытында тиешле диета тоту кагыйдәләре турында видео-лекция үткәрде.
Безнең тәрәзәләрне бизәп торучы һәм кислород чыганагы булган бүлмә үсемлекләре бу чорда аерым игътибарга мохтаҗ, "Гармония"үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагында булган олылар белән өйләрендә булган усемлекләрне кучереп утыртып аларга икенче сулыш бүләк иткән.
19.03.2020 елның пәнҗешәмбе көнендә Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән шәфкать туташы З.Н.Сәетгәрәева «60 һәм аннан да күбрәк яшьтәгеләр өчен яңа коронавирус йогышлы авыруын профилактикалау» дигән темага әңгәмә уздырды. Бу әңгәмәнең төп максаты - яшәүчеләргә коронавирус белән авыруның нәрсә икәнен, ничек сакланырга һәм нинди профилактика чаралары күрергә кирәклеген җиткерү иде.
«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенен гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. Олы Нырсы авыл җирлегендә консультатив көн үткәрде. Гаиләләр 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр пособиеләр түләү, башлангыч сыйныф укучыларына түләүсез туклану, 3 яшькә кадәрге балаларга даруларга ташламалар алу сораулары белән кызыксындылар.