Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында актив катнаштылар

2020 елның 20 марты, җомга

18 март көнне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Питрәч муниципаль районындагы дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе "Кайгырту" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы Бөек Ватан сугышы ветераны Козлов Михаил Васильевич һәм хезмәт фронтында катнашучы Михайлова Елизавета Григорьевна ТАССРның 100 еллыгына, Җиңүнең 75 еллыгына һәм Питрәч районының 90 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы керәшеннәр иҗтимагый оешмасының күчмә утырышында актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International