Сарман районы «Шәфкәтъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сарман районынындагы ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне барлау»

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, районның газ оешмасы, «Шәфкатъ» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре катнашында  70  һәм аннан өлкәнрәк ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарның яшәү урыннары буенча рейдлар дәвам итә.

Рейд вакытында олы яшьтәге кешеләр белән янгыннан саклану турында , көнкүреш техникасы, газ җиһазлары, мичләр, электр җиһазларының куркынычсыз эшләвен тәэмин итү буенча аңлату  эшләре алып барыла. Янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре анлатыла, автоматик янгын сигнализация  эше тикшерелә. Барлык гражданнар да ашыгыч телефон номерлары,  янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат таратыла. Барлык ачыкланган кимчелекләр буенча актлар төзелә һәм аларны бетерү өчен тәкъдимнәр бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International