20.03.2020 ел, җомга. Бәхетле кешеләр һәрвакыт бәйрәмчә кәефле булла һэм алар өчен - 20 мартта билгеләп үтелә торган Халыкара бәхет көнен уйлап тапканнар. Халыкара бәхет көне - иң якты һәм иң изге бәйрәмнәрнең берсе. Бу елмаюлар, кочаклашулар, яхшы кәеф һәм игелеккә ышаныч, ярдәмчеллек коне! Бу матур көнне Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән «Моңсулыктан дәва» дигән чара үткәрелде. Чара барышында танылган шагыйрьләрнең бәхет турында шигырьләре укылды, күңелле такмаклар, матур җырлар җырланылды. Интернат-йортта яшәүчеләргә матур теләкләр теләнде. Һәм чарада катнашучылар, һәрвакыт шат күңелле, тормыштан тәм табып, аның кадерен белеп бәхетле булып яшик дигән теләктә таралыштылар.