Социаль контракт - гаиләгә ярдәм

2020 елның 20 марты, җомга

19 март көнне «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысасында «Лениногорск шәһәре халкын эш белән тәэмин итү үзәге» базасында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Дарья Кузьмина эш эзләүче гражданнар өчен очрашу оештырыды. Чараның максаты - авыр тормыш ситуациясен җиңү өчен гаиләләргә ярдәм итүнең бер формасы буларак социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында гражданнарга мәгълүмат бирү. Чарада 13 кеше катнашты.

Мәгълүмат диалог рәвешендә төзелде, очрашуда катнашучыларны түбәндәге сораулар кызыксындырды: социаль контрактны рәсмиләштерү өчен нигез, социаль адаптация программасында каралган чаралар, әлеге ярдәмне алганда җаваплылык.

Очрашуда барлык сорауларга төгәл җаваплар бирелде, белешмәләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International