“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында мәгълүмати очрашу

2020 елның 20 марты, җомга

Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  "Роспотребнадзор" идарәсенең белгеч-эксперты Флера Шәйдуллина, Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлек белгеч-эксперты Галия Фәрхуллина белән берлектә, социаль хезмәт алучылар өчен  социаль-хокукый хезмәт күрсәтү һәм Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында мәгълүмати очрашу үткәрде.

Чараның максаты: халыкның хокукый белемен арттыру һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарга консультацияләр бирү.

Белгечләр «Кулланучылар хокукларын яклау турында» законның төп нигезләмәләрен, сатып алучыларның шикаятьләрен, мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында аңлатмалар бирделәр, сыйфатсыз товарлар сатып алганда дәгъвәне ничек төзергә һәм сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан конфликтлы хәлләрне чишү тәртибен аерым мисалларда карадылар. Чара барышында товарларны сатып алганда өлкән яшьтәге кешеләр еш очрый торган проблемалар һәм сатучылар тарафыннан сатып алучыларны ялгыш юлга кертү, аларны алдау  белән бәйле булган мәсьәләләр турында да фикер алыштылар.

        Социаль хезмәт алучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга төгәл җаваплар һәм куллану өчен хезмәткәрләрнең контактлы номерлары язылган  буклет-белешмәлекләр алдылар.

       Чарада кырык тугыз кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International