“Наз” тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре һәр чакырылышта хокукый-социаль ярдәм хезмәте күрсәтү максатыннан тернәкләнүчеләр өчен юрист белән төрле очрашулар уздыралар. Шул уңайдан 2020нче елның 18 нче мартында юрист, Халиуллина Тәнзилә Тагировна белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булып узды. Очрашуда тернәкләнүчеләр үзләрен борчыган сорауларга, торак-коммуналь проблемаларга кагылышлы мәсәләләргә ачыклык керттеләр.
Түгәрәк өстәл артында тернәкләнүчеләр төрле проблемаларны хәл итү юлларын таптылар. Әлеге уздырылган чаралар инвалидларның килеп туган проблемаларын чишәргә ярдәм итә. Тернәкләнүчеләр түгәрәк өстәл артындагы очрашуга канәгатьлек белдереп, юристка уңышлар теләделәр.