2020 елның 16 мартында Чирмешән муниципаль районының дәүләт автоном "Чирмешән картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында" социаль хезмәтләр алучылар арасында шахмат-шашка турниры узды. Турнирга иң өлкән уенчылар җыелган иде, чөнки бу уен гына түгел – спорт, сәнгать һәм фән. Шашка һәм шахмат уеннары психик процессларны камилләштерә, интеллектуаль сәләтләрен үстерә. Турнир дуслык шартларда узды, ә уен социаль хезмәт алучыларга күп шатлык һәм ләззәт алып килде.