ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре порталыннан даими файдаланалар.

2020 елның  27 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балаларның хәзерге дөньяда һөнәр сайлауның әһәмияте турында күзаллауларын киҗәйтү максатыннан “Хезмәт кешесе горур яңгырый” дигән дәрес узды.

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында 2020 елның 27 мартында "Шәфкатьлек" бүлеге тәрбиячесе Шакирова Айсылу Җәмил кызы инициативасы белән «Истәлекле көн. Бу көнне рус дружиналары половец гаскәрләрен җимерделәр» темасына дәрес үткәрде.

26 нчы март көнне Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  яңа форматта спорт мәйданчыгы ачылды. Яр Чаллы шәһәренең һәм Татарстан Республикасының башка төбәкләренең «Мәрхәмәтле йөрәкләр» инициатив төркеме “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгенең спорт мәйданчыгын койма белән әйләндереп алу өчен акча җыйды.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 Озак вакытлы карау системасы буенча булган документларны алып баручы белгечләренең һәм социаль хезмәткәрләрнең грамоталылыгын арттыру максаты белән, Кукмара халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә методик көннәр оештырылды. Документацияне дөрес алып бару, хезмәт күрсәтүнең сыйфатына һәм өлкән яшьтәге гражданнарга, озак сроклы карау системасында катнашучыларга, индивидуаль якын килүгә тәэсир итә.

2020 ел башыннан «Юлдаш» Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да СДУ төзү һәм үстерү учреждениеләре арасына керде.  Ай башында “Картлык шатлык” хәйрия фонды вәкилләре “Юлдаш” интернат-йорты эшчәнлеген өйрәнү буенча беренчел мониторинг үткәрделәр, учреждение базасында СДУ кертү буенча юл картасы төзеделәр.

Менделеевскиның «Өмет яры» үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре хәзер һәр чараны профилактик әңгәмәләрдән башлыйлар. Белгечләр өлкән яшьтәгеләргә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, бүлмә җилләтергә, өйләрне һәм фатирларны мөмкин кадәр ешрак җыештырырга куша. Шулай ук өлкән буын гражданнарын өйләреннән чыкмаска һәм кеше күп йөри торган урыннарда йөрмәскә өндиләр.

    20 март  2020 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр өчен өлкән шәфкать туташы Нагимова Э. М. “Коронавирус” дигән темага профилактик лекция уздырычак.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Сулейманова Г.И. 2020 елның 24 мартында  социаль хезмәт алучы бала белән "Үзенчәлекле балалар" циклы кысаларында индивидуаль дәрес үткәрелде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мамадыш муниципаль районындагы «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы С.С. Василова 2020 елның 26 мартыннан «Балачак унъеллыгы» чаралары планы кысаларында ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны көчләү һәм рәхимсез мөгамәлә фактларын ачыклау максатыннан бәйсез психологик тикшерү үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International