26 нчы март көнне Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә яңа форматта спорт мәйданчыгы ачылды. Яр Чаллы шәһәренең һәм Татарстан Республикасының башка төбәкләренең «Мәрхәмәтле йөрәкләр» инициатив төркеме “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгын койма белән әйләндереп алу өчен акча җыйды.
Волонтерлар ярдәме белән мөмкинлекләре чикле кешеләр баскетбол, стридбол, волейбол уеннарын уйный алачаклар, шулай ук аларга саф һавада адаптив физик культура белән шөгыльләнү мөмкинлеге дә туа. Бу ярдәм бик актуаль, чөнки ул аларның аралашу даирәсен киңәйтергә булыша, төрле спорт уеннары буенча секцияләр оештырырга мөмкинлек бирә һәм профессиональ дәрәҗәдә спорт белән шөгыльләнү өчен перспективалар ачачак.