Торак секторда янгын куркынычы булган хәлләрне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге белгечләре ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторлары белән берлектә инвалид балалар һәм күп балалы гаиләләрдә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру буенча ведомствоара рейдлар уздыралар.
2020 елның 26 мартында “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти – әниләре өчен “Җир безнең уртак йортыбыз” дигән квест - уены үткәрделәр.
26 март көнне «Сарман муниципаль районындагы «Шәфкатъ" халыкка комплекслы социаль күрсәтү хезмәт дәүләт автоном учреждениесы" территориясендә квартал саен үткәрелүче социаль ярдәм алучыларны коткару һәм хезмәткәрләрнең янгын куркынычы вакытында үз-үзләрен тотышын тишерү өчен өйрәнүләр үткәрелде. Чаралар учреждение директоры тарафыннан расланган биш этапны үз эченә алган тренировкалар үткәрү планы нигезендә үткәрелде.
Җәмгыятебезнең төп бурычларыннан берсе - өлкән яшьтәге гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү.
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү чараларын тормышка ашыру кысаларында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Герой-шәһәрләр» дигән темага танып – белү сәгате үткәрелде.
Яр Чаллы шәһәренең “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Мәдинә Хажарова “Өлкән буын” федераль проекты кысаларындагы «Демография» милли проектына нигезләнеп «Бармакларга гимнастика ясау» дигән темага мастер-класс үткәрде.
1944 елның 26 мартында Бөек Ватан сугышы тарихында истәлекле вакыйга була: Прут елгасы тирәсендә Кызыл Армия Советлар Союзы дәүләт чигенә чыга.
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 26нчы мартта фашист Германиясен җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында тәрбияче Тарасова Е. В. үткәргән чара совет азат итүчеләре истәлегенә багышланган иде. Чара барышында балалар сугыш турында, Совет халкының героик батырлыклары турында сөйләүне игътибар белән тыңладылар, шигырьләр укыдылар. «Хатирәләр» мультфильмын карау беркемне дә битараф калдырмады. Дәрес ахырында балалар Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә « Канәфер чәчәге » открыткалары ясадылар.
Җәлил интернат-йортында «матур Яз" темасына рәсем сәнгате буенча түгәрәк
Түбән Кама муниципаль районында "Кайнар линия"эшли.
Кукмара муниципаль районында карантин буенча « үз-үзеңне изоляцияләү» чорында өлкән буын кешеләренә ярдәм күрсәтү өчен «Кайнар линия» телефоны эшли.