Озак вакытлы карау системасы буенча булган документларны алып баручы белгечләренең һәм социаль хезмәткәрләрнең грамоталылыгын арттыру максаты белән, Кукмара халыкны социаль тәэмин итү үзәгендә методик көннәр оештырылды. Документацияне дөрес алып бару, хезмәт күрсәтүнең сыйфатына һәм өлкән яшьтәге гражданнарга, озак сроклы карау системасында катнашучыларга, индивидуаль якын килүгә тәэсир итә.
Март ахырында, методик көннәр булды, анда медиклар һәм социаль хезмәткәрләр тарафыннан «карау тарихы» дигән документларны алып баруның дөреслеге турында фикер алыштылар. «Карау тарихы» папкасы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләренең социаль эш буенча белгечләре тарафыннан Үзәк район хастаханәсе табиблары белән берлектә рәсмиләштерелә һәм социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга хезмәт күрсәтүнең бөтен чоры дәвамында актуаль хәлдә тотыла. «Карау тарихы» пакасында актуаль мәгълүмат булган бланк –көндәлекләр туплана. Бланк-көндәлекләр ике төргә бүленә: мәҗбүри тәртиптә алып барылучы һәм табиб кушканча алып барылучы.
Кукмара үзәк хастаханәсенең табиблары, фельдшерлары һәм шәфкать туташлары ай саен хезмәт күрсәтә торган өйгә барып, үзләренең киңәшләрен һәм билгеләнешләрен терки, аларның үтәлешен алга таба беркетелгән социаль хезмәткәр алып бара. Әлеге эшне гамәлгә ашыру өчен «Мобиль бригада» булдырыла. Аның составына участок терапевтлары, шәфкать туташлары, фельдшерлар, социаль хезмәткәрләр һәм озак сроклы карау системасы буенча белгечләр керә.
2020 елның мартында "Мобиль бригада" Каенсар, Починок-Кучук, Кошки, Түбән Өскебаш, Зур Кукмара, Олы Сәрдек авыл җирлекләрендә булып кайтты. Алар барышында хезмәт күрсәтүчеләрнең күбесенең яхшыруы ачыкланды. Әйтик, 2019ның декабрь аенда хезмәт күрсәтүгә алынган Арсланова Валентина Агафоновнаның сөйләшүе һәм хәрәкәт итү функциясе яхшырды. Шуңа бәйле рәвештә, медиклар һәм социаль хезмәткәрләрнең эше уңай нәтиҗәләр бирә, дип әйтергә була.