«Астра» тернәкләндерү үзәгендә “Хезмәт кешесе – горур яңгырый” дигән дәрес узды

2020 елның 27 марты, җомга

2020 елның  27 мартында  “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә балаларның хәзерге дөньяда һөнәр сайлауның әһәмияте турында күзаллауларын киҗәйтү максатыннан “Хезмәт кешесе горур яңгырый” дигән дәрес узды.

Әңгәмә барышында балалар 5 төрле һөнәр белән таныштылар һәм әлеге һөнәр ияләре өчен нинди сыйфатлар кирәклеген белделәр.

Балалар “Табылдыклар бюросы”, “Мәкаль җый” уеннары уйнадылар, ә ахырда “Кем мин?” дип исемләнгән кроссворд чиштеләр һәм һөнәр сайлау – кеше тормышында бик мөһим адым дигән нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International