Очрашу урынына шалтырату. КЦСОН Менделеевск

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Менделеевскиның «Өмет яры» үзәгенең өйгә килеп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре хәзер һәр чараны профилактик әңгәмәләрдән башлыйлар. Белгечләр өлкән яшьтәгеләргә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә, бүлмә җилләтергә, өйләрне һәм фатирларны мөмкин кадәр ешрак җыештырырга куша. Шулай ук өлкән буын гражданнарын өйләреннән чыкмаска һәм кеше күп йөри торган урыннарда йөрмәскә өндиләр.

Өйдә социаль хезмәтләр алучы Зөлфия Сайранова инде күптән Яр Чаллы шәһәренә кунакка барырга ниятләгән иде. Әмма хәзер, эпидемиологик хәлне исәпкә алып, өлкән яшьтәге кеше сәфәрен кичектерергә булды. Әлегә Зөлфия апа туганнары белән телефон аша элемтәдә тора. Аның сүзләренә караганда, ул үз тормышын һәм якыннарының тормышын куркыныч астына куярга теләми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International