«Юлдаш» интернат-йорты озак вакыт тәрбияләү-карау системасын оештыру эшләрен дәвам итә

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

2019 елдан «Демография» милли программасының «Өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында, Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен озак вакытлы тәрбия системасын (СДУ) гамәлгә кертү апробациясе уза. Проект Россия Хезмәт, мәшгульлек, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау министрлыкларының уртак тырышлыгы белән тормышка ашырыла.  Татарстанның пилотлы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә тиешле чаралар комплексы кертелә торган методологияне эшләү өчен «Картлык-шатлык» Хәйрия фонды җавап бирә.

2020 ел башыннан «Юлдаш» Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да СДУ төзү һәм үстерү учреждениеләре арасына керде.  Ай башында “Картлык шатлык” хәйрия фонды вәкилләре “Юлдаш” интернат-йорты эшчәнлеген өйрәнү буенча беренчел мониторинг үткәрделәр, учреждение базасында СДУ кертү буенча юл картасы төзеделәр.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, учреждение хезмәткәрләре акрынлап гериатрия һәм медицина буенча аз мобильле социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны карау өчен кирәкле теоретик базаны үзләштерә, аралашу, хәрәкәт итү, гигиена процедуралары, индивидуаль тәрбия планнары язу һәм учреждениедә башка кирәкле документларны алып баруның гамәли күнекмәләрен үзләштерә. Мондый чаралар өлкәннәрне һәм инвалидларны тәрбияләүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән. СДУны гамәлгә кертүнең беренче тәҗрибәсе хезмәткәрләрнең тәрбия буенча квалификациясен күтәрү дәрәҗәсе начар булмавын күрсәтә, бу эш сыйфатын да, тәрбияләнүчеләрнең тормыш сыйфатын да тулысынча үзгәртүгә зур адым булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International