Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре порталыннан даими файдаланалар.
Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану бик җиңел һәм уңайлы! Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дәүләт хезмәтләре аша Пенсия фондына, социаль иминият фондына, техник тернәкләндерү чаралары алуга, миграция, теркәү һәм паспорт алу мәсьәләләре бүлегенә гаризалар бирә, шулай ук табибны кабул итүгә талоннар ала. Кайбер социаль хезмәт алучылар порталдан мөстәкыйль файдалана, башкалар белгечләр ярдәме белән кулланалар.
"Үз бүлмәңнән чыкмыйча гына, хезмәт алырга мөмкин булу бик уңайлы, мәсәлән, шушы көннәрдә мин яңа паспортка гариза бирдем, - ди социаль хезмәт алучы Юрий Григорьев, - хәзерге вакытта, короновирус инфекциясе таралу куркынычы янаган чорда, онлайн ресурслардан файдалану аеруча актуаль».