ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Коронавирус эпидемиясе таралган катлаулы чорда  битараф булмаган кешеләр ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр. Беренчеләрдән булып, социаль яклау бүлегенә социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы өлкән яшьтәге кешеләргә "Зәй икмәге" ҖЧҖ директоры Шалафаев Анатолий Аркадьевич спонсорлык азык-төлек җыелмалары бүлеп бирү инициативасы белән мөрәҗәгать итте.

2020 елның 31 мартында Балтач районы Сәрдегән авылында яшәүче тыл ветераны Закирова Бибиниса Әшрафҗан кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

2020 елның 2 апрелендә Балтач районы Куныр авылында гомер итүче тыл ветераны Зыятдинов Ибраһим Зыятдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бүләкләнүчеләрнең олы яшьтә булуын, аларның сәламәтлеге начар булуын һәм иммунитетының түбәнәюен исәпкә алып, эпидемиологик хәл һәм аның үсешен фаразлау шартларында Балтач районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин юбилярларны телефон аша котлады.

РФ Президентының рәсми котлавы, район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләкләр ветераннарга юбилей көнендә туганнары аша тапшырылды.

Санитар-эпидемиологик режим чорында ялгыз пенсионерларга максималь рәвештә ярдәм итәргә кирәк.

Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкәннәргә иң кирәкле әйберләрне сатып алырга булышалар, азык-төлек, дарулар алып киләләр.

Ярдәмгә мохтаҗ ялгыз әбиләр һәм бабайлар 2-43-78 ("Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) һәм 2-54-39 (район башкарма комитеты) номерлары буенча шалтырата алалар.

ТР да ялгыз һәм өлкән кешеләргә ярдәм итү буенча кайнар линия: 8(800) 200-34-11


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 6 нчы апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Бала белән уйнар өчен 30 фикер» дигән темага туры эфир үткәрде.

Дөньяда организмны тергезергә һәм сәламәтләндерергә булыша торган бик күп сулыш техникасы бар. Сулыш-организмның төп функциясе, әгәр ул бозылган икән, тормыш өчен мөһим органнарның барысыннан да җәфа чигә башлыйлар. Торгызу өчен дөрес борын сулышы системасы кулланыла.

Көн саен «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  “кайнар элемтә” номерына Тукай районында яшәүче өлкәннәр шалтырата. Кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча волонтерлар ярдәме белән ялгыз яшәүче өлкәннәргә кирәкле продуктлар, даруларны өйләренә китереп бирү оештырыла, смс-рөхсәт алу тәртибе буенча аңлатмалар бирелә.


3
апрель, 2020 ел
җомга

2020 нче елның 03 нче апрелендә «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт реабилитациясе программасын тормышка ашыру өчен һәм Татарстан Республикасы Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлеге тәкъдиме буенча яңа коронавирус инфекциясен профилактикау максатыннан Тукай муниципаль районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен саклагыч битлекләр әзерләү оештырылды. 

Цифрлы пропуск рәсмиләштерү буенча белешмәләр очен телефон: 8-800-250-90-33.

2020 нче елның 3 апрель көненә мэгълуматлар буенча, кайнар линия телефонына барлыгы 23 шалтырату кабул ителде.

Дистанцион торып эшләүче специалистлар социаль хезмәт алучыларны игътибарсыз калдырмаска, алар турында даими кайгыртучанлык  күрсәтергә тырышалар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International