Зәй эшмәкәре коронавирус пандемиясе чорында ялгыз өлкәннәргә иганәче ярдәме крсәтте

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Коронавирус эпидемиясе таралган катлаулы чорда  битараф булмаган кешеләр ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен берләшәләр. 65 яшьтән өлкән кешеләр коронавирус авыруы буенча риск төркеменә керә. Үз-үзенә хезмәт күрсәтү сәләтен югалткан ялгыз өлкән яшьтәге гражданнарга  ярдәм аеруча кирәк.

 Зәй муниципаль районында да андый кешеләр бар. Бүгенге катлаулы чорда аларга "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтүдән тыш, социаль хезмәткәрләр көн саен үз карамагындагыларга азык-төлек, кирәкле дарулар һәм көнкүреш кирәк-яраклары, матбугат чаралары белән тәэмин ителешне барлап торалар.

Зәйдә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, шулай ук, волонтерлар һәм шәхси эшмәкәрләр дә ярдәм итәргә тырышалар. Беренчеләрдән булып, социаль яклау бүлегенә социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучы өлкән яшьтәге кешеләргә "Зәй икмәге" ҖЧҖ директоры Шалафаев Анатолий Аркадьевич спонсорлык азык-төлек җыелмалары бүлеп бирү инициативасы белән мөрәҗәгать итте.

Аның инициативасы белән 95 ялгыз пенсионер адреслы иганәче ярдәме алачак.

          Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге Анатолий Аркадьевичка социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга  ярдәм күрсәткәне өчен зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International