Дистанцион торып эшләүче специалистлар социаль хезмәт алучыларны игътибарсыз калдырмаска, алар турында даими кайгыртучанлык күрсәтергә тырышалар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гайнетдинова Ф.Т. балалар һәм аларның әти-әниләре өчен тәкъдим иткән беренче биремнең берсе - тәрәзәдән алган тәэсирләре, балаларның өй шартларында яраткан шөгыльләре белән уртаклашу иде.