Яңа коронавирус йогышын профилактикалау һәм тарату эшен оештыру кысаларында, әлегә рәсми органнар гражданнарны битлекләр белән тәэмин итү өстендә эшлиләгәнче, «Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр инициативаны үз кулларына алырга карар кылдылар.
Менә берничә атна инде бөтен дөньяда коронавирус эпидемиясе котыра. Кешеләр өйдән чыгудан туктады. Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе бинасы да бу көннәрдә бушап калды.
Әмма бу социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен кирәкле ярдәм һәм чаралар күрсәтелми дигән сүз түгел.
Зәй муниципаль районы "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре коронавирус пандемиясе һәм гомуми изоляция вакытында өйдә социаль хезмәтләр кабул итүче ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр. Хәзерге вакытта андый 182 кеше исәпләнә.
Түгәрәктә безнең тәрбияләнүчеләр шахмат уйнадылар . Шахмат игътибарлылык һәм аналитик фикерләү сәләтен үстерә. Шулай ук, әлеге уен ярдәмендә хәтер үстерелә. Нәтиҗәдә, балалар исәп-хисапка, пөхтәлеккә һәм киләчәкләрен еракка планлаштырырга өйрәнәләр.
"Пертра" комплекты – коррекцион эш алып бару өчен кызыклы кулланма. Аның өстенлеге шунда ки, күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә: хис органнарын, танып-белү һәм психик процессларын, шәхси проблемаларын.
02.04.2020 ел, пәнҗешәмбе. Тукай районы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт күрсәтү белгече Л.Ф . Мәрдәнова «су эчү режимын саклаунын кирәклеге турында»әңгәмә үткәрде.Әлеге әңгәмәнең төп максаты-кеше организмында суның нинди роль уйнавы, кеше организмына ничек тәэсир итүе, организмда нинди файдалы функцияләр башкаруы турында тынлаучыларга җиткерү иде. Су җитмәгәндә,организмга нинди өстәмә авырлык булырга мөмкинлеге һәм кешегә көн саен күпме су эчәргә кирәклеге турында да аңлатты белгеч.Тыңлаучылар әңгәмәдән бик канәгать калдылар, су эчүнең организмга бик кирәклеген аңлап таралыштылар.
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында хезмәт терапиясе дәресләре
Яңа Чишмә интернат-йортының социаль эш буенча белгечләре мобиль ясау буенча шәхси дәресләр үткәрделәр. Мобиль ятып кына торучы кешенең күзләрен фокуслый, хәрәкәт итүче предметларны күзәтеп торып тынычлана: салмак хәрәкәт һәм тавышлар кешедә уңай эмоцияләр уята. Бүген социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның бүлмәсендә шундый беренче мобиль элеп куандырдык.
2020 елның 1 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатында тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы «Күңелле мизгелләр» дигән күңел ачу уенын үткәрде.
Җәлил картлар йортында 1 апрель-“Көлке көне” чарасы