"Кайнар элемтә" Тукайлылардан шалтыратулар кабул итә

2020 елның 6 апреле, дүшәмбе

Көн саен «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  “кайнар элемтә” номерына Тукай районында яшәүче өлкәннәр шалтырата. Кабул ителгән мөрәҗәгатьләр буенча волонтерлар ярдәме белән ялгыз яшәүче өлкәннәргә кирәкле продуктлар, даруларны өйләренә китереп бирү оештырыла, смс-рөхсәт алу тәртибе буенча аңлатмалар бирелә.

Ялгыз яшәүче өлкәннәрне продуктлар, дару һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр белән тәэмин итү буенча шалтыратулар көн саен 8.00 -18.00 сәгатькә кадәр 88552-71-91-42 номеры буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International