2020 елның 6 нчы апрелендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «csontukay» инстаграмм аккаунтында «Бала белән уйнар өчен 30 фикер» дигән темага туры эфир үткәрде. Эфир үз-үзеңне изоляцияләү вакытында бала белән уртак уеннар уйнарга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Шөгыльне алып баруның төп бурычлары - баланың күңелендә якты эз калдыру, моториканы ныгыту, логиканы үстерү. Чарада 10 социаль хезмәт алучы катнашты.