Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм итәләр

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Санитар-эпидемиологик режим чорында ялгыз пенсионерларга максималь рәвештә ярдәм итәргә кирәк.

Балтач районы "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре ялгыз яшәүче өлкәннәргә иң кирәкле әйберләрне сатып алырга булышалар, азык-төлек, дарулар алып киләләр.

Ярдәмгә мохтаҗ ялгыз әбиләр һәм бабайлар 2-43-78 ("Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) һәм 2-54-39 (район башкарма комитеты) номерлары буенча шалтырата алалар.

ТР да ялгыз һәм өлкән кешеләргә ярдәм итү буенча кайнар линия: 8(800) 200-34-11

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International