ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2020 ел
җомга

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү социаль педагоглары үзизоляция чорында читтән торып эшләү рәвешләрен  кулланалар.


23
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

ТАССР төзелүенә 100 еллык, Саба районына 90 еллык, Бөек Җиңүгә 75 еллык уңаеннан 2020 елның 23 апрель көнне тәрбияче Шайхиева Елена җитәкчелегендә Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йортында Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелү тарихы, аның үсеше, мирасы белән бәйле чара оештырылды.

2020 нче елның егерме өченче апрелендә «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Яковлева Ләйсән Мөдәрис кызы, Салихова Эльмира Рифнур кызы «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»программасы буенча дәрес үткәрде.

«Актив озын гомер мәктәбе» технологиясе кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән короновирус инфекциясе таралу шартларында йорт карантинын оештыру буенча дәресләр үткәрәләр.

Үзәк белгечләре ассызыклаганча, үз-үзеңне изоляцияләүгә карамастан, барыннан да элек сәламәтлекнең торышы турында онытырга ярамый, моның өчен дөрес тукланырга һәм эчәргә яраклы режимны күзәтергә, физик активлык турында истә тотарга кирәк. Шулай ук алар өлкән яшьтәге гражданнарга үзләренә кызыклы шөгыль табарга киңәш иттеләр: китап уку, бәйләү, кроссвордлар чишү. Туганнары, якыннары белән элемтәне сакларга заманча технологияләр ярдәм итәчәк.

 

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә хәзерге вакытта 137 өлкән кешегә хезмәт күрсәтелә. 17 социаль хезмәткәр социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтә. Барлык  социаль хезмәткәрләр дә эш урыннарында график буенча эшлиләр. Хезмәт күрсәтелә торган өлкән яшьтәге гражданнарнын    территорияләрен чистарту эшләре башланды. Шулай ук социль  хезмәт күрсәтүчеләр белән эшләгәндә коронавирус йогышын булдырмау чаралары турында да онытмыйлар. Өлкән яшьтәге гражданнарга социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәткәндә һәрвакыт перчатка һәм битлекләрдә эшлиләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре балаларга «Сугыш беркайчан да булмасын» дигән темага рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр. Конкурсның бурычлары: балаларда үз илең өчен горурлык хисе, Ватан тарихына хөрмәт; гражданлык һәм патриотизм хисе, илнең героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү.

Бүген Буа интернат-йортында «Гаҗәпләнү» сенсор бүлмәсендә дигән релаксацион дәрес узды.

2020 нче елның 23 нче апреле көнне Түбән Кама "Веста" үзәгенең "Әни+бәби" клубында чираттагы онлайн-дәрес узды. ул фонетик ритмика белән танышуга багышланган иде.


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

  2019/2020нче уку елының соңгы чирегендә , һәр мәктәптәге кебек үк, безнең балалар да онлайн режимда укуга күчтеләр.

Коронавирус эпидемиясе вакытында тормышыбызның күп кенә аспектлары сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Шул исәптән спорт дәресләре. «Өлкән буын» Федераль проекты кысаларында, «Скандинавская ходьба» технологиясе буенча, өлкәннәр өчен «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә, социаль хезмәткәрләр гражданнар белән социаль хезмәт күрсәтү, скандинавия йөреше буенча «Шимбә өмәсенә атлыйбыз»дигән шәхси дәресләр үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International