2019/2020нче уку елының соңгы чирегендә , һәр мәктәптәге кебек үк, безнең балалар да онлайн режимда укуга күчтеләр.
Бу балаларның сәламәтлекләрен кайгырту максатыннан оештырылды. Башта бу безнең балаларга авыррак тоелса да, соңырак алар мондый уку төренә ияләнеп киттеләр. Алдагы уку көнен зарыгып көтеп алалар, укытучыларның һәр биремен төгәл үтәргә тырышалар. Мондый режимда укулар безнең балаларга киләчәк тормышларында да ярдәм итэр дип уйлыйбыз.