2020 нче елның 23 нче апреле көнне Түбән Кама "Веста" үзәгенең "Әни+бәби" клубында чираттагы онлайн-дәрес узды. ул фонетик ритмика белән танышуга багышланган иде.
Видео дәрес башында социаль педагог Әлфия Хөснетдинова әти-әниләргә балаларының тизрәк һәм төгәлрәк сөйләшә башлавын, алар белән фонетик ритмика буенча шөгыльләнергә кирәклеген сөйләде. Катнашучылар фонетик ритм - сөйләмне һәм хәрәкәтне берләштерүче махсус күнегүләр системасы икәнен белделәр, анда сөйләм материаллары (авазлар, иҗекләр, текстлар), әйтелеш хәрәкәтләре (куллар, аяклар, баш, корпус) озата бара. Бу дәресләр баланың сөйләм күнекмәләрен формалаштырырга, конкрет, фонетик яктан дөрес сөйләмгә ярдәм итә. Ә сөйләм - ул мускулларның һәм сөйләм аппараты органнарының эш продукты. Теләсә кайсы башка мускулларга тренировка ясаган кебек үк, сөйләмне эзлекле һәм даими дәресләр белән үстерергә кирәк. Сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, бала өзлексез үсеш өчен мөмкинлекләр тудырылган тирәлектә үскәндә, табигый рәвештә бара.
Дәреснең практик өлешендә педагог ата-аналарны һәм балаларны берничә күнегү белән таныштырды. Мәсәлән, «Паровозик тавышы» уенында «У» дигән сүз чыкканда кулларны алга сузарга; «Чүкеч» уенында баш бармагының очы белән имән, урта, исемсез бармак һәм чәнчә бармак очларына чиратлашып бер-бер артлы күрәтеп, «Т» дигән кыска гына тавыш әйтергә тиеш булдылар; һ.б. Очрашу ахырында педагог әти-әниләргә үз баласын игътибар, теләктәшлек һәм аралашу белән тәэмин итәргә тәкъдим итте. “Бала, нинди генә уеннарда уйнамасын, шөгыльләр, методикалар һәм күнегүләр белән шөгыльләнмәсен, иң мөһиме булып балага беренче чиратта сезнең белән көндәлек аралашу кирәклеген истә тотыгыз. Уку вакытында гына түгел, ә сезнең белән бергә яшәгән һәр минутында. Үзизоляция чоры моны эшләргә мөмкинлек бирә, нәкъ менә бу сезнең балагыз үсеше өчен төп импульс булачак” – дип белдерде. Шулай ук педагог сөйләм старты алдыннан бөтен кешегә дә җиңел фонетик ритмика теләде!