Короновирус инфекциясе таралу шартларында йорт карантинын оештыру буенча дәресләр

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

«Актив озын гомер мәктәбе» технологиясе кысаларында Буа муниципаль районында «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үз карамагындагылар белән короновирус инфекциясе таралу шартларында йорт карантинын оештыру буенча дәресләр үткәрәләр.

Үзәк белгечләре ассызыклаганча, үз-үзеңне изоляцияләүгә карамастан, барыннан да элек сәламәтлекнең торышы турында онытырга ярамый, моның өчен дөрес тукланырга һәм эчәргә яраклы режимны күзәтергә, физик активлык турында истә тотарга кирәк. Шулай ук алар өлкән яшьтәге гражданнарга үзләренә кызыклы шөгыль табарга киңәш иттеләр: китап уку, бәйләү, кроссвордлар чишү. Туганнары, якыннары белән элемтәне сакларга заманча технологияләр ярдәм итәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International