Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре балаларга «Сугыш беркайчан да булмасын» дигән темага рәсем конкурсында катнашырга тәкъдим иттеләр. Конкурсның бурычлары: балаларда үз илең өчен горурлык хисе, Ватан тарихына хөрмәт; гражданлык һәм патриотизм хисе, илнең героик үткәненә хөрмәт тәрбияләү.