ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Социаль ярдәмнең перспективалы ысулларыннан берсе булып өлкән кешеләрнен үз ресурсларын куллану тора, алар арасында хатирәләр дә зур әһәмияткә ия. Хәзер, изоляция чорында, өйдә социаль хезмәтләр алучылар белән инновацион технологияләрне аларнын ойлэрендэ куллану аеруча актуаль булып тора.

    Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Ватаным – Татарстан» дигән рәсем конкурсы игълан иттеләр. Конкурсның максаты: балаларда үз халкының традицион мәдәниятен үзләштерү һәм саклау өчен шартлар тудыру, үз Ватаныңа карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү иде.

Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Светлана Кирдина социаль хезмәтләр алучы белән онлайн режимда «Йортыбызны уттан саклыйк» дигән индивидуаль дәрес үткәрде. Чараның максаты: янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белемнәрне ныгыту, балаларны янгын сүндерүче һөнәре белән таныштыру.

«Балачак унъеллыгы» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Ольга Колганова «Бүләк башка шатлык» гаилә онлайн-дәресе үткәрде.

      Балтач районы ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиум утырышлары расланган график нигезендә, әмма адаптацияләнгән форматта уза. Агымдагы елның 21 апрелендә утырыш Zoom сервисының видеоконференция режимында узды. Профилактика субъектларыннан кергән ике сигнал картасы каралды, ведомствоара учетта торучы гаиләләрнең арадаш нәтиҗәләре тикшерелде һәм мәгълүмати хатлар каралды. МСРК утырышы материаллары КДН комиссиясенә җибәрелде.

«Балачак унъеллыгы» чаралары кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» приютында  тәрбияләнүчеләр белән төсле кәгазьдән чәчәк бәйләмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрелде. 

Өлкән яшьтәге кешеләрнең яше җиткәч, төрле авырулар үсә, аларны физик занятиеләр белән бетереп була. Буа интернат-йортының социаль хезмәт алучылар өчен барлык күнегүләр дә билгеле түгел, аларга - скандинавия йөреше белән бик яхшы альтернатива булды

Ул үз-үзеңнең хэлеңне яхшырту һәм балаларның һәм үзеңнең вакытын нәтиҗәле итеп үткәрү чарасы. Санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү максатыннан, кризислы чорда кешеләр өйдә үзизоляциядә булалар, Түбән Каманың «Веста» үзәгенең социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова социаль хезмәтләр алучылар белән «Әни+бәби» клубы кысаларында иҗади онлайн - «Җир көне» дәресен үткәрде. Максат: үз изоляция шартларында ял вакытын оештыру, форма, төс турында булган белемнәрне ныгыту; балаларда табигатькә карата гуманлы мөнәсәбәт һәм планетабыздагы бөтен тереклеккә җаваплылык хисе тәрбияләү.

2020 елның 22 апрелендә «Көчләүсез балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль психологы Ләйсән Насырова csontukay» инстаграммалары аккаунтында балалар өчен “Ышаныч телефоны” онлайн акциясе үткәрде. Ышаныч телефоны турында инстаграмда язу урнаштырылган иде һәм без әбүнәчеләргә репост үз статусында ясарга тәкъдим иттек. Акциядә 26 әбүнәче катнашты.

 

 


21
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар социаль приютында тәрбияләнүчеләр  ХХ гасырның иң куркыныч фаҗигасе нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларның батырлыгы белән таныштылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International