Яңа Чишмә картлар йорты карантинга ябыла
26 апрельдә хәзерге татар теленә нигез салучы Габдулла Тукайның тууына 134 ел тула. Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре бу вакыйгага багышланган әдәби сәгать уздырдылар.
Мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлануны һәм үз-үзеңне изоляцияләү белән килеп туган кыенлыкларны исәпкә алып, Балтач районы шәхси эшмәкәрләре мохтаҗ кешеләргә ярдәм күрсәтү инициативасы белән чыга.
Зәй шәһәренең игелекле кешесе шәхси, эшмәкәр Әхмәтҗанов Риф Газизҗан улының кылган яхшылыклары турында еш ишетәбез. Ул өлкәннәргә ярдәм итеп, күңелен күрергә тырыша торган олы йөрәкле кеше. Бүгенге катлаулы чорда ул тагын бер үзенчәлекле тәгъдим белән Зәй муниципаль районы социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итте. Апрель аенда туган көннәрен билгеләп үтүче “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләрдән кулланучылары бу көннәрдә чәчәк бәйләмнәре аша котлаулар кабул итәләр.
Олы кешенең үзенә булган чак кына кайгырту-игътибардан да кәефе күтәрелә, яшәү дәрте арта.
Җәлил картлар йорты үз-үзеңне изоляцияләү режимына әзерләнә.
24 нче апрель көнне Саба районы “Балкыш” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучы балалар белән Чернобыль АЭСдагы вакыйгалар турында онлайн-дәрес үткәрде. Дәрес барышында балигъ булмаганнар белән берничә буын кешеләр тормышында эз калдырган вакыйга турында дискуссия үткәрелде. Балалар киләчәктә экологик һәлакәттән ничек котылырга кирәклеге турында фикер алыштылар, илдә, республикада, шәһәрдә экологик хәлнең һәрберебезгә дә бәйле булуын билгеләп үттеләр.
Яңа коронавируслы инфекция таралуны булдырмау максатларында кертелгән чикләүләр гамәлендә Түбән Кама "Веста" үзәге белгечләре социаль хезмәттә торучы гражданнарга социаль консультацияләр һәм хезмәт күрсәтелүне дәвам итә. Алар дистанцион форматта - мобиль телефоннан һәм онлайн - трансляция ярдәмендә уза.
ТАССРның 100 еллыгы һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итү кысаларында 2020 нче елның 24 нче апреле көнне «Әни+бәби» клубында Түбән Каманың «Веста» үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүче сабыйлар һәм аларның әниләре белән «Кечкенә Апуш» дигән онлайн - дәрес узды. Дәреснең максаты: татар халкы, аның теле, шигырьләре белән танышу; балаларда Габдулла Тукай әсәрләре аша намуслылык, гаделлек, игелеклелек һәм ярдәмчеллек
Аксубай муниципаль районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында патриотик тәрбия бирү кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр белән «Җиңү Салюты» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.
«Радуга» Бөгелмә комплекслы үзәгендә Сәйфинең гаиләгә һәм балаларына социаль ярдәм бүлеге психологы Римма «Откровение» клубында катнашучыларга индивидуаль онлайн-консультация үткәрде. Психолог үз-үзен изоляцияләү чорында аларның проблемалары турында клиентлардан мәгълүмат алды һәм алар белән эчке ресурсларны ачу һәм мобилизацияләү һәм алга таба социаль-психологик проблемаларны хәл итү өчен әлеге проблемалар турында фикер алышты.